Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй мәктәпләрендә тату сыйныф серләрен беләләр

10 февральдә Түбән Кама шәһәрендә «Тату сыйныф серләре» республика бәйгесенең төбәк этабы узды.

Анда Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск, Зәйдән алты команда көч сынашты.

Зәй данын биредә муниципаль турда җиңү яулаган шәһәрнең 2нче һәм 4нче мәктәпләре командалары яклады. Анда әти-әниләр, балалар бергәләп портфолио әзерләргә, сыйныфның актив яшәешен дәлилләүче чаралар турында сөйләргә, иҗади чыгыш күрсәтергә тиешләр иде. Безнекеләр сынауларны яхшы үтте. Нәтиҗәдә 2нче мәктәп өченче, 4нче мәктәп командасы 1нче урынны алдылар. Алга таба безнекеләр бәйгенең ярымфиналында катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев