Зәй мәктәпләрендә батырлык дәресләре үтә
Зәй районы мәктәпләрендә Бөек Ватан сугышы чорында Сталинград бәрелешендә немец-фашист илбасарларын тар-мар итүгә багышланган батырлык дәресләре бара.
«200 утлы көн һәм төн» дип аталган әлеге дәресләрдә укучылар тарихи мәгълүматлар белән таныша. Әлеге темага язылган әдәбияттан өзекләр укый. Бүген батыр хәрбиләр белән очраша.
2 февраль — Россиянең Хәрби дан көне. Ул тарихка Сталинград сугышында совет гаскәрләре тарафыннан немец-фашист гаскәрләрен тар-мар иткән көн булып кереп калган.
Сталинград сугышы (1942 — 1943 еллар) Донның уң ярында башлана, анда 2 миллионнан артык кеше катнаша, ә миллионнан артыгы һәлак була. Ул җимерелгән Сталинградтагы иң канлы урам сугышлары һәм өч фронт совет солдатларының гаҗәеп батырлыгы белән билгеләп үтелә, бу немецларны тетрәндерә һәм аларның сугышчан рухын какшата. Бу сугыштан Бөек Ватан сугышында борылыш башлана.
Әлеге истәлекле көнгә багышланган чараларны гамәлгә ашыру кысаларында хәрби-патриотик эш айлыгы кысаларында сыйныф җитәкчеләре һәм яшь армиячеләр белән берлектә I-IX сыйныф укучылары өчен «Җиңү юллары» дигән батырлык дәресе үткәрде, мәктәп укучылары «Сталинград сугышы» һәм «Мамай курганы» музей—панорамасы буенча виртуаль экскурсиядә катнаштылар.
Сталинград беренче тапкыр 1945 елның 1 маенда Югары Башкомандующий приказыбелән Герой-шәһәр дип атала. 1965 елда, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 20 еллыгы алдыннан, «Герой-шәһәр» дигән мактаулы исем турында нигезләмә раслана. Аны алты шәһәргә, шул исәптән Сталинградка да биргәннәр. Шәһәрдә аның героик үткәне белән бәйле 200 дән артык тарихи урын бар. Алар арасында Мамай курганындагы «Сталинград сугышы геройларына» мемориаль ансамбле, солдат даны йорты (Павлов йорты) һәм башкалар. 1982 елда «Сталинград сугышы» музей-панорамасы ачыла. 1943 елның 2 феврале 1995 елның 13 мартындагы 32-ФЗ Федераль закон нигезендә Россиянең Хәрби дан көне — Сталинград сугышында совет гаскәрләре тарафыннан немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне (1943 ел) буларак билгеләп үтелә.
фотолар мәгариф идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев