Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй мәктәпләрендә агросыйныфлар эшли

Яшь буынны мәктәп яшеннән үк аерым юнәлешләрдә һөнәри яктан әзерлекле итү максатында хәзер теге яки бу фәнне тирәнтен үзләштерә торган махсус сыйныфлар булдырыла.

Зәй районы мәгариф идарәсе системасында мәсәлән, педагогика, медицина, инженерия, энергетика, авыл хуҗалыгы юнәлешләрендә эшләүче махсус сыйныфлар булдырылды.

Авыл хуҗалыгы буенча махсус укытылучы сыйныфлар узган елдан алып Кадер һәм Сәвәләй авылы мәктәпләрендә эшләп килә. Быел исә әлеге мәктәпләрдә тагын ике сыйныф эшли башлады. Шул рәвешле, Кадердә VIII сыйныфта — 5, VII сыйныфта — 10 бала, Сәвәләйдә VIII сыйныфта — 15, VII сыйныфта — 5 бала авыл хуҗалыгы юнәлешендә өстәмә белемнәр алалар.

Агросыйныфларда белем бирү Татарстанда Казан дәүләт ветеринария академиясе, Казан дәүләт аграр университеты, «Аргосила» холдингы белән берлектә алып барыла. Укучылар айга 4 тапкыр югары уку йортлары укытучыларыннан дәресләр ала. Укулар дистанцион һәм мәктәпкә килеп оештырыла. Ә теорияне гамәлдә ныгыту өчен укучыларны холдинг предприятиеләренә алып чыгып хезмәт юнәлеше белән таныштыру алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев