Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй мәктәбендә укучылар штукатур-маляр һөнәрен үзләштерә

Яшь буынны кече яшьтән профориентация юнәлешендә төрле һөнәрләрдән хәбәрдар итеп тәрбияләү бүгенге көннең актуаль темасы булып тора. Бигрәк тә эшче һөнәрләргә ихтыяҗ зур булган заманда мәктәп партасы артында ук укучыны хезмәт белән тәрбия кылу мөһим.

Зәйнең  коррекция мәктәбендә бу юнәлештәге эшчәнлеккә зур игътибар бирелә. Моңа кадәр укучыларны тегүче, агач эшкәртү һөнәрләренә өйрәтүгә йөз тотсалар, бу уку елыннан мәктәптә тагын бер юнәлеш – штукатур-малярлар башлангыч һөнәренә өйрәтүгә керештеләр. Әлеге максаттан мәктәп остаханәсенең буш торган бүлмәләренә узган ел капиталь төзекләндерү үткәрелгән иде, җәйге чорда исә, Зәебездән сайланган Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “СМП-Нефтегаз” АҖ  генераль директоры Рияз Комаров тарафыннан кабинетларга кирәкле җиһазлар өчен финанс ярдәме ясалды.

Хәзер исә балалар заманча шартларда җиһазландырылган теория һәм практика кабинетларында һөнәр үзләштерүгә керештеләр. Бүген дәресләр барышын депутат шәхсән үзе күзәтте, балалар белән аралашты. Аңа рәхмәт йөзеннән мәктәп директоры Гөлнара Мойкина район башкарма комитеты Рәхмәт хатын тапшырды. 

- Укучыларның штукатур-маляр һөнәрен үзләштерә башлауларына бик шатмын. Бигрәк тә бала, үсмер чакта үзләштерелгәннәр бит алар гомергә сеңеп кала. Безнең оешманың хәйрия фонды яшь буынны хезмәт белән тәрбияләү юнәлеше өчен уңай шартлар тудыруга даими ярдәм итә. Бигрәк тә коррекция мәктәпләрендә балаларны эшче һөнәрләренә әзерләп үстерү бик мөһим. Укысыннар, өйрәнсеннәр, җәмгыятьтә үз урыннарын тапсыннар, - ди Рияз Фоатович. 

Белем йортында штукатур-малярлар һөнәренә өйрәтү юнәлешен булдыру идеясе мәктәп директоры Гөлнара Мойкинаныкы. Аны район җитәкчелеге дә, хәйрияче дә күтәреп алган.

- Без беренче сентябрьдән укучыларга яңа һөнәр буенча белем бирә башладык. Иң башта алар теорияне үзләштерә һәм аннан соң белемнәрен гамәли эштә ныгыта. Моның өчен ике кабинет җиһазландырылды. Балалар стеналарны штукатурларга, обой сыларга, стена һәм идәннәргә плиткалар җәяргә өйрәнә. Рияз Фоатович ярдәме белән без моны тормышка ашыру өчен 300 мең сумлык җиһазлар юнәлттек. Эш кораллары, цемент растворлар ясау аппараты, идәннәрне тигезләү җиһазы, обойлар, шкаф, өстәл, урындыклар  сатып алдык. Инде балалар бик теләп дәресләргә йөри, - ди мәктәп директоры.

Ә теоретик һәм гамәли  дәресләрне алып бару өчен мәктәп педагогы Татьяна Зубова штукатур һәм малярлар әзерләү юнәлешендә махсус курслар үткән.

- Бүгенге көндә мин дүрт  сыйныфта дәресләр алып барам. V, VII, VIII, IX сыйныф укучылары өчен  аерым программалар әзерләдем. Аның нигезендә без укучылар белән этаплап һөнәр үзләштерәчәкбез. Ә алга таба җәйге чорда мәктәптә косметик төзекләндерү үткәргәндә балалар үз өйрәнгәннәрен гамәлдә эшләп карап сыный алалар. Иң мөһиме укучылар бу һөнәрне белүгә бик теләп, чын күңелдән керештеләр, - дип елмая педагог.

 IX сыйныф укучысы Максим Плугин белән VIII сыйныф укучысы Руслан Вәлиев бик теләп обой ябыштырырга өйрәнү күнекмәләрен күрсәттеләр. 

- Бу эшне белү безгә өйдә ремонт ясаганда әти-әниләргә булышу өчен дә бик әйбәт булачак. Укытучыбыз безгә обойны купмаслык, сыйфатлы итеп ябыштыру серләрен өйрәтә. Мәктәптә мондый мөмкинлек булуга сөендек, - диләр егетләр. 

Алга таба Гөлнара Мойкина мәктәптә яшелләндерүчеләр башлангыч һөнәрен үзләштерү буенча юнәлеш тә ачарга тели, моның өчен теплица булдырып, яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр үрчетү планнары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев