Зәй мәктәбендә патриотик җырлар фестивале үтте
10 декабрьдә Зәйнең 4нче мәктәбендә традицион патриотик җырлар фестивале үтте.
«Россия, мин сине яратам!» дип исемләнгән бәйгедә мәктәпнең беренчедән унберенче сыйныфка кадәр булган укучылары катнашты.
«Мәктәптә патриотик җыр фестивален без ел саен оештырабыз. Ул Ватаныбыз тарихы, аның геройларына мәдхия укучы җыр бәйрәме булып тора. Фестивальдә Россия, Ватан, безнең гүзәл илебез һәм аның халкы турында бик күп матур җырлар яңгырады. Катнашучыларның әзерлеге югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтәсе килә. Балалар әсәрләрне патриотизм һәм Ватан өчен горурлык хисе белән башкардылар. Бу без педагоглар өчен бик мөһим», — диде мәктәп директоры Альбина Ларина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев