Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй мәктәбендә яңа профильле сыйныф ачылды

Быелгы уку елы башыннан Зәйнең 4нче мәктәбендә яңа профильле сыйныф ачылды. Ул энергетика юнәлешендә энерго-класс, дип атала.

Мәктәптә яңа сыйныфны тантаналы ачу чарасында район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин һәм “Челтәр компаниясе” АҖ филиалы “Түбән Кама электр челтәре” предприятиесе җитәкчесе Алмаз Галимов катнаштылар. Шәһәребез мәктәбендә әлеге юнәлештә тирәнтен белем бирүне күздә тоткан сыйныфта киләчәк һөнәрен энергетика белән бәйләргә теләгән укучылар белем ала. Ул яшь кешене иртә стадиядә һөнәри ориентацияләүне үз эченә ала. Әлеге проектны тормышка ашыру Зәй политехник колледжы, Казан дәүләт энергия университеты, районның мәшгульлек үзәге белән берлектә башкару каралган. 


“Профильле сыйныф мәктәп программасыннан тыш, укучыларга энергетика тармагы өчен мөһим булган яңа белемнәрне бирәчәк. Мәктәбебездә мондый мөмкинлек булдырылуга без бик шат”, - дип ассызыклый директор Альбина Ларина. 


Алмаз Галимов та укучыларны яңа уку елы башлану белән тәбрикләп, профильле сыйныфның бик кызыклы булачагын вәгъдә итте, укучыларны бу юнәлештә һөнәр сайларга уйлаганда һичшиксез биредә өстәмә белем алырга чакырды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев