Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй мәктәбе заманча шартларга яраклаштырыла

Зәйнең физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга белем һәм тәрбия бирү учреждениесе булган 9нчы мәктәп илкүләм проект кысаларында яңарыш кичерә.

«Заманча мәктәп» илкүләм проектын тормышка аәыру кысаларында соңгы еллапда әлеге мәктәп тулысынча үзгәртелеп, анда заманча шартлар тудырылды. Махсус программа буенча биредә агымдагы уку елы башланганчы логопед һәм педагог-психолог кабинетлары булдырылып, алар кирәкле җиһазлар, интерактив чаралар белән тулыландырылды. Информатика кабинеты да техник чаралар белән тулысынча җиһазландырылды. Бөтен кабинетларда «Доброшкола» логотибы урнаштырылып, укучыларны изге гамәлләргә юнәлтү максаты күздә тотылды.

Кыскасы яңа уку елын мәктәп яңартылган сыйныф бүлмәләре белән каршылады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев