Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй мәктәбе укучылары үзләрен төрле һөнәрләрдә күзаллап карадылар

Шәһәрнең 7нче мәктәбендә профориентация юнәлешендә “Һөнәр сайла” фестивале үтте.

Фестиваль кысаларында 7нче мәктәп укучылары үзләрен эшмәкәрлек, төрле сфера белгечләре сыйфатында сынап карады. Алар пешекче, сатучы, ресторатор, медицина белгече, рәссам, чәчтараш, химик, музыкант һөнәрләре ролендә үз-үзләрен күзаллады. Балалар барлык күрсәтелүче хезмәтләрне дә закон нигезендә башкарды, моның өчен фестивальне оештыручылар махсус лицензияләр алып эшләү мөмкинлеген тудырды. Яшь эшмәкәрләргә хезмәт өчен түләүләр махсус валюта рәвешендә тәкъдим ителде.

– Һөнәр сайлау һәр кеше тормышында мөһим борылышның берсе. Шуңа да күңелеңә нинди һөнәр хуш килүен мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау яхшы, яраткан эш канәгатьләнү дә, финанс файдасы да китерергә тиеш. Балаларга шуны ачыкларга ярдәм итү өчен без мәктәп күләмендә фестиваль үткәрергә булдык. Монда алар үз предприятиеләрен ачып, сайлаган һөнәр белән шөгыльләнеп карады. Бала кешегә һәрвакыт теоретик белем белән беррәттән гамәли формада аңлату булса, ул үтемлерәк тәэсир итә, истә кала, - ди укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Васильева.

– Әлеге чара ел дәвамында мәктәптә профориентация буенча уздырылган чараларга үзенчә бер нокта кую да булып тора. Иң мөһиме – фестиваль яшь буынга киләчәк һөнәрен сайларга ярдәм итсен, - диде 7нче мәктәп директоры Игорь Биканов.

Фестиваль кысаларында мәктәпнең IX сыйныф укучылары Зәй политехник колледж вәкилләре белән дә очраштылар. Ә ГРЭС белгечләре VII-VIII сыйныфлар өчен мастер-класслар үткәрде. Башлангычлар үз проектларын яклады, V-VIII сыйныфлар бизнес-проектларын ничек тормышка ашырачагы турында сөйләде. Моннан тыш, Казанның югары уку йортлары талантлы экспертлары эшләгән “Атлас новых профессий” программасы буенча квиз үткәрелде.
Бу фестиваль балаларга маркетинг осталыгын, үз-үзләренә ышанычны, инициатива күрсәтүне булдырырга ярдәм итәчәк. Шулай ук, төрле хезмәтләр күрсәтүдә, товар сатуда иҗади мөмкинлекләрен ачарга да булыша. Чара һичшиксез укучыларга киләчәк һөнәрен күзалларга мөмкинлек бирде. Иң активлар истәлекле бүләкләр дә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев