Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй мәктәбе яңа уку елын социаль партнерлыктан башлады

Мәрхәмәтле гамәлләр безнең тормышыбызны бизи, алгы көнгә матур планнар белән яшәргә стимул бирә. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле булган балалар белем алучы безнең 9нчы мәктәбебез исә мондый гамәлләр кылучыларга бигрәк тә шат.

2023 ел башыннан социаль партнерлыкны үстерү максатында, элеккеге күркәм традицияләрне яңартып мәктәп шәһәрнең «Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧШ нең шефлык учреждениесе булды. Агымдагы уку елы башыннан исә мәктәптә завод җитәкчелеге Кирилл Катышев, Вера Корнякова, Наталья Федина булып уку йорты белән таныштылар, белем бирү процессы өчен кирәкле шартлар белән кызыксындылар, өстәмә шөгыльләрнең алып барылышын карадылар. Мәктәп күләмендә үткәрелгән линейкада катнашып, тегү кабинеты өчен ике заманча машина бүләк иттеләр. Чөнки мәктәптә кызлар өчен башлангыч һөнәри юнәлеш бирү максатында тегәргә өйрәнү түгәрәге эшли.

— Без мәктәптә балалар өчен уңай шартлар тудыруга өлеш кертүчеләргә бик рәхмәтле. Безнең укучылар өчен мәктәп чорыннан ук нинди дә булса һөнәргә юнәлеш алу бик мөһим, алар үз киләчәкләрен җәмгыятьтә яхшы һөнәр ияләре буларак күрергә телиләр. Ә моңа мөмкинлекләр тудыруга алынучылар кирәк, — ди мәктәп директоры Гөлнара Мойкина.

Директорыбыз кунакларны бик теләп мәктәп, матди-техник база белән таныштырды. Педагоглар һәм балаларның аерым уңышлары турында сөйләде, проблемалы өлешләргә тукталды, укыту һәм тәрбия бирү өчен уңай шартлар тудырырга теләк белдерүләре өчен коллектив исеменнән рәхмәт белдерде.

Ирина Задавина, мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев