Зәй мәдәният идарәсе яңа машиналы булды
Бүген Казанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына йомгак ясап, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында тантаналы чара үтте.
Анда республиканың дәүләт һәм муниципаль мәдәният учреждениеләренә 50 автомобиль тапшырылды.
Тантанада Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов һәм мәдәният идарәсе башлыгы Әлфия Вәлиуллина катнаштылар. Рәис тарафыннан яңа машина ачкычы безнең районга да бирелде.
Соңыннан ТР Рәисе каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Советның һәм Татарстан Республикасында милли мәдәниятлар һәм гореф-гадәтләр елын уздыру буенча оештыру комитетының берләштерелгән утырышы үтте. Әлеге чарада Разиф Кәримов та катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев