Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй Лисичанскига гуманитар ярдәм җибәрде

Гуманитар ярдәмне район башлыгы Разиф Кәримов үзе озата барды.

 

30 апрельдә зәйлеләр Лисичанск халкы өчен чираттагы гуманитар ярдәмне озаттылар.

Татарстан шефлыгындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә республикадан гомуми авырлыгы 100 тонна булган җиде фура машинасында гуманитар йөк илтелде.

Зәй районыннан җибәрелегән гуманиатр ярдәмдә 1000 һәм 200 литр сыйдырышлы су саклау савытлары, 5 тонна ультрапастеризацияләнгән сөт, 5 тонна шикәр комы һәм бордюр ташын агарту өчен 2 тонна акбур һәм башка кирәкле әйберләр бар иде.

Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында гуманитар ярдәмне озатуга багышланган чарага район җитәкчелеге, яшьгвардиячеләр, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, предприятие, оешма, учреждениеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, битараф булмаган зәйлеләр килде.

- Гуманитар ярдәм  "Бердәм Россия" сәяси партиясенең республика колоннасы составында бара. Йөкне Дәүләт Советы вәкилләре, волонтерлар озата. Йөк автомобилен “КАМАЗ” акционерлык җәмгыяте бирде. Бердәмлек, ярдәмчеллек авырлыклар килгәндә сынала. Игелекле эшкә үзеннән өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдерәм, - диде  район башлыгы Разиф Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев