Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй Лисичанскига гуманитар ярдәм җибәрде

Гуманитар ярдәмне район башлыгы Разиф Кәримов үзе озата китте.

30 апрельдә зәйлеләр Лисичанск халкы өчен чираттагы гуманитар ярдәмне озаттылар.

Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында гуманитар ярдәмне озатуга багышланган чарага район җитәкчелеге, яшьгвардиячеләр, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, предприятие, оешма, учреждениеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, битараф булмаган зәйлеләр килде.

- Гуманитар ярдәм  "Бердәм Россия" сәяси партиясенең республика колоннасы составында барачак. Йөкне Дәүләт Советы вәкилләре, волонтерлар озата бара. Йөк автомобилен “КАМАЗ” акционерлык җәмгыяте бирде. Бердәмлек, ярдәмчеллек авырлыклар килгәндә сынала. Игелекле эшкә үзеннән өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдерәм, - диде  район башлыгы Разиф Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев