Зәй лагерында көзге смена эшли
Зәй районы территориясендә урнашкан «Факел» балалар ял лагеренда көзге смена эшли.
Ул мәктәп укучыларының көзге каникуллары чорында, 26 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Бу сезонда Татарстанның төрле шәһәрләреннән биредә 7-17 яшьлек 196 бала ял итә. Сменаның темасы итеп "Дөнья халыклары әкиятләре" сайланды. Балалар рәхәтләнеп кино дөньясына чумачаклар, үзләрен режиссерлар, сценаристлар һәм, әлбәттә, актерлар ролендә сынап карыйлар.
Программада ораторлык сәнгате, актерлык осталыгы, үз кулларың белән уенчыклар ясау, патриотик сәгать һәм башка мавыктыргыч мастер-класслар планлаштырылган. Иң кызыгы – үзең уйлаган әкияткә кино төшерү булачак.
фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев