Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй лагерында каратистлар ял итә

Бүген Зәй районының «Созвездие» муниципаль балалар ял лагеренда өченче смена эшли башлады. Анда 123 бала 4 отрядка бүленеп 21 көн дәвамында мавыктыргыч, үзенчәлекле ял үткәрәчәк.

Лагерь программасы Татарстанда билгеләп үтелүче Милли мәдәниятлар һәм традицияләр, районыбыздагы Халыклар дуслыгы һәм тынычлык елы шигаре астында әзерләнгән. Биредә үзара дустанә мөнәсәбәткә, патриотизмга өстенлек бирелә, диләр әйдаманнар.

Өченче сменага 30 спортчы-каратист та килде. Алар лагерь программасыннан тыш, ачык һавада тренировкалар да үткәрәчәк.

— Боларга өстәп «Созвездие»га 22 июльдән палаткалы лагерьга урнашу өчен «Застава» хәрби патриотик клубы әгъзалары да киләчәк. Алар 28 июльгә кадәр биредә булачаклар, — ди яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Ростислав Аладышкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев