Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй кызына Мәскәүдә мактау билгесе тапшырдылар

22-24 ноябрьдә Мәскәүдә студентлар отрядларының Бөтенроссия юбилей слеты узды. Анда Зәй студентлар отряды штабы да катнашты.

Слетны ачу тантанасы Дәүләт Кремль сараенда узды. Чара көн тәртибенә эшлекле программа, иҗади фестиваль, спартакиада, «Путь к изменениям» фильмын күрсәтү, «Труд Крут» милли премиясен тапшыру һәм башкалар кертелгән иде.

Слет кысаларында шулай ук һөнәри осталык конкурслары узды, аларның берсендә Зәй районы студентлар отряды штабы әгъзасы Анна Лодвикова катнашты. Анна команда белән бергә «Яшүсмерләрнең хезмәт отрядлары» компетенциясендә үзен сынады, анда аларга «Хезмәт уңышы» дигән дәрес күрсәтергә, VK компаниясе кейслары буенча проект эшчәнлеге белән шөгыльләнергә, интеллектуаль этап узарга һәм иҗади номерлар күрсәтергә кирәк иде. Конкурс йомгаклары буенча Татарстан Республикасы командасы өченче урынны алды.

Зәй районы студентлар отрядлары штабы командиры Аделия Борһановага студентлар отрядларында актив эшләгәне өчен «Россия студентлар отрядлары» яшьләр гомумроссия иҗтимагый оешмасы мактау билгесе тапшырылды.

Фотолар Зәй студентлар отряды штабыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев