Зәй кызы хәрби техника турында өйрәнә
Әтисе махсус хәрби операциядә ил иминлеге өчен көрәшүче кыз, Россия гаскәрләренә җиңү яуларга булышырга тели.
Дарья:
«Мин түземсезлек белән махсус хәрби операциянең тиз көннәрдә уңышлы тәмамлануын көтәм. Мобилизацияләнүчеләр арасында минем кадерле әтием дә бар. Аның Ватан чакыруы буенча ил иминлеген сакларга алынуы белән горурланам да, аның өчен нык борчылам да. Без бөтен гаиләбез белән һәр солдатның туган төбәгебезгә кайтуын телибез. Әтиемә охшарга тырышып шәхсән үзем волонтерлар хәрәкәтендә дә актив катнашам. Әле быел гына пилотсыз очкыч аппаратларга каршы эш итә ала торган җиһазлар белән идарә итү операторлары әзерләү буенча махсус курсларга язылдым. Максатым безнең якыннарыбызга куркыныч янаучы бу аппаратларны сафтан чыгарырга өйрәнү, әтиемә дошманнарны җиңәргә булышлык итү. Ә без тылдагылар, безнең якыннарыбызның җиңәсенә ышанабыз»
#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан СВО #ВСЕСВОИТМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев