Зәй кызы Виолетта студентлар чисталык кубогында җиңүчеләр арасында
9 ноябрьдә Казанда студентлар арасында чисталык кубогы финалы узды.
Безнең өчен иң куанычлысы, әлеге ярышларда Зәй кызы Виолетта Зиннурованың җиңүче командада булуы.
Студентларның чисталык кубогында Татарстан Республикасының югары һәм махсус урта уку йортларыннан 100дән артык команда катнашты. Финалга 15 иң көчле команда чыкты.

“Чиста уеннар - Татарстан" кубогы КНИТУ һәм Росмолодежь белән берлектә уздырыла торган команда экотурниры. Ул өч этапта үтте. Беренче этапта студентлар территорияләрне чүп-чардан чистарту һәм калдыкларны аеру буенча команда ярышларында катнашты. Икенче этапта үз уку йортларында экологик акцияләр уздырды. Өченче этап -экологик квиз, анда беренче ике этап нәтиҗәләре буенча ТОП-15 команда катнашты.
Бүләкләү тантанасы Казанда IT-паркта узды. Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте» балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов чыкты.

Ярышларда Казан федераль университетының фундаменталь медицина һәм биология институты студентлары аеруча актив булып, җиңү яулады. Курсташлар Карина Сөләйманова, Виолетта Зиннурова, Влада Перешивкина, Данис Хәкимҗановлар кубок кысаларында экология буенча зур эш башкардылар. Әлеге команда составындагы Виолтетта - Зәй кызы. Ул бишенче курста укый. Кыз актив, тырыш булуы белән аерылып тора. Зәй кызлары булдыра! Без Виолеттага алга таба да уңышлар, яңа казанышлар телибез.
Фото шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев