Зәй кызы Наталья госпитальләргә гуманитар ярдәм җыеп җибәрә
Зәйдән игелекле кешеләр ярдәме белән гуманитар ярдәм җыелып, айга ике мәртәбә госпитальләргә озатыла. #МарафонВСЕСВОИ #Татарстан СВО #ВСЕСВОИТМ
Наталья Березина — Зәй кызы. Шәһәрдә логистика юнәлешендәге бер оешмада хезмәт куя. Эштән соң, ял көннәрендә ул госпитальләргә, беренче линиядәге фронт хәрбиләренә кирәкле әйберләрне җыеп, аны озату эшен башлап йөри. Мессенджерларда тугыз төркем берләшеп, уртак җиңү өчен, хәриләребезнең исән-сау әйләнеп кайтулары өчен зур эш алып баралар алар. Гуманитар ярдәм күрсәтүчеләрнең биш ноктасының үзәге — Зәй. Госпитальләр, алгы сызыктагы хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм җыю Зәйнең үзәк стадионында оештырлган. Бирегә Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт районының Тихоновка авылыннан җыелган ярдәм китерелә. Алмаш киемнәр, медикаментлар, култык таяклары, инвалид коляскалары, урын-җир әйберләре, окоп шәмнәре, буржуйка-мичләр һәм башка бик күп кирәкле булган әйберләрне җыялар алар.
— Барысы да Каменск-Шахтинскийдан безнең Зәй кызы Евгения мөрәҗәгать иткәннән соң башланды. Без Евгения белән бергә эшләдек. Ул хәзер Каменск-Шахтинскида волонтерлык эшчәнлеге алып бара. Хәрбиләребезгә кайнар ашлар илтүне оештырган, хәбәрсез югалганнарны эзләү буенча эш алып барган. Шулай ук госпитальләрдә авыр яралыларны карарга булышалар: кашыктан ашаталар, юындыралар, кирәк-яраклар эзләп китерәләр. Ул ярдәм сорап миңа мөрәҗәгать итте, — ди Наталья.
Алар махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрне безнеке, безнеке түгел дип карамыйлар. Гуманитар ярдәм барысына да озатыла. Шулай да алар җибәргән гуманитар ярдәм Зәй егетләренә дә эләккән. Бу хакта егетләребез интернет челтәрендә җибәргән рәхмәт сүзләре сөйли.
— Гуманитар ярдәм район-шәһәр халкы булышлыгы белән җыела. Ә аны урынга илтүдә районыбыз эшмәкәрләре ярдәм итә. Николай Тихонов гуманитар ярдәм илтү өчен машина бирә, ул үзе дә анда барып кайтты. Шулай ук Илдус Шиһапов безгә машина белән ярдәм итә, — ди Наталья.
Натальяның ике ир-туганы махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган. Алар Казаннан чакырылган булганнар.
— Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә ярдәм итүне без үзебезнең бурычыбыз дип саныйбыз. Бу игелекле эшкә күбрәк кеше кушылсын иде, — ди Наталья.
Илебез язмышына, хәрбиләребез тормышы-көнкүреше өчен битараф булмаган зәйлеләрнең кулдан килгәнчә егетләргә ярдәм итәргә тырышуы — зур сөенеч. Райондашларга бу изге эшләрендә уңышлар, махсус хәрби операциядәге егетләребезнең исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез.
#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан СВО #ВСЕСВОИТМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев