Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй кызы Мария Устимкина, Мәскәүдәге югары уку йортына имтиханнарсыз керү хокукына ия

Бөтенроссия фән олимпиадаларының физик культура буенча йомгаклау этабында җиңү яулаган, Зәйнең 4нче мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучысы Мария Устимкина Мәскәү вузына имтиханнарсыз укырга керү хокукына ия.

Бүген аны мәктәптә узган тантаналы линейкада тәбрикләделәр. Укучы кызга РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозовның махсус бүләген тапшырдылар.
Быел апрель аенда 4нче мәктәп укучысы Мария Устимкина өченче тапкыр физкультура буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче булды.

"Бу - шәхсән синең өчен генә түгел, Мария, бөтен Зәй районы өчен дә зур казаныш", - дип билгеләп үтте 4нче мәктәптә узган тантаналы линейкада РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов ярдәмчесе Гөлнара Феофанова.

4 нче мәктәп ишегалдында тантаналы линейка Россия һәм Татарстан гимннарын башкару белән башланып китте. Линейканың иң кульминацион ноктасы Мария Устимкинага Олег Морозовтан котлау белән Хөкүмәт телеграммасын тапшыру булды. 4нче мәктәпне тәмамлаучы спортчыга һәм мәктәп директорына Олег Викторовичтан китаплар бүләк ителде.

Мәктәп директоры Альбина Ларина укучысын зур җиңү белән котлады.

- Мария үрнәге сезнең һәрберегез өчен стимул булып тора. Ул зур тырышлыкның югары нәтиҗәләргә китерүен дәлилләде, - дип мөрәҗәгать итте укучыларга Альбина Равилевна.

Ә Мариягә тапшырылган, Россия Халыклар дуслыгы университеты (РХДУ) сертификаты күңелле сюрприз булды. Ул кызга уку йортына имтиханнарсыз керү хокукы бирә, 25 мең стипендия һәм тулай торакта яшәү урыны белән гарантияләнә. Хәзер Мария, үз тормышын медицина белән бәйләргә хыялланып, бу өстенлектән файдаланыргамы яки башка югары уку йортын сайларгамы икәнен хәл итәргә тиеш.

Гөлнара Феофанова материалы буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев