Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй кызы Лиана – илнең 140 иң яхшы моделе арасында

Талантлы балаларыбыз Зәебезнең киләчәктә данын тагын да арттырачагына шик юк.

Укуда булсынмы, спорттамы, мәдәният-сәнгатьтәме алар безнең горурлыгыбыз. Әле бу көннәрдә генә безнең редакциягә тагын бер үзенчәлекле юнәлеш буенча сәләтле бала хакында күңелле хәбәр килеп иреште. Ул модель юнәлеше остасына әверелеп килүче, унике яшьлек Лиана  Гамирова.

Лиана сабый чаныннан ук актив төстә төрле өлкәләрдә үзен сынарга өлгергән, ә менә модель булу теләге барысыннан да өстен чыккан. Хәзер ул Чаллының   "SAGAN" модель мәктәбендә  укый. Күптән түгел Magi KIDS журналында аны илнең 140 иң яхшы моделе арасына керү сәбәпле бастырдылар.

Magic KIDS -  ул Халыкара балалар журналы. Биредә мода һәм медиа дөньясы өчен яшь талантлар дөнья күрә. Лианада әнә шундый сәләтлеләрнең берсе.

Лиана – Зәй кызы. Шушында туып, шушында үсеп килүче актив бала. Сабый чагында ул шәһәребезнең “Урман әкияте” балалар бакчасында тәрбияләнгән, хәзер исә 6нчы мәктәптә VI В сыйныфында белем ала. Кыз өч яшьлек чагыннан ук инде шәһәрдәге кечкенә гимнастлар әзерләү төркеменә йөри башлый, биредә өч ел шөгыльләнә. Ә инде үсә төшкәч аны бии-бии җырлаучы ансамбль кызлары кызыктыра. 2020-2023 елларда Лиана Гамирова “Азаль” вокаль-хореография  ансамбле кече төркеме солисты да була. Шулай да кызны модель юнәлеше үзенә күбрәк җәлеп итә. Бер шәһәрдән икенче шәһәргә йөртү бик үк уңайлы булмаса да, әти-әнисе баланың теләгенә каршы килә алмыйлар, 2024 елдан ул Чаллының "SAGAN" модель мәктәбе укучысы.

“Кызыбыз тәпи йөри башлаганнан ук өйдә өлкәннәрнең төрле киемнәрен киеп аяк очларына басып йөрергә ярата иде. Үсә төшкән саен модель булу хыялы арта гына барды. Шәһәребездә яшь буын өчен төрле юнәлештә шөгыльләнергә мөмкинлекләр бар. Башта гимнастикага бирдек, аннан биеп-җырлап юансын дип ансамбльгә йөрттек, тик шулай да ул күңеленә кергән модель булу теләгеннән кире кайтмады. Чаллыга махсус мәктәпкә алып баргач та, беренче күрсәтмә чыгышында ук кызыбызны үз иттеләр, чөнки ул беренчедән гимнастикага йөреп гәүдә тотышын камилләштергән иде, икенчедән җырлап-бию хәрәкәтләрне матурларга күнектерде, сәхнәдә үз-үзен тотарга өйрәтте. Бүген инде Лианабызның уңышларына сөенеп яшибез”, - дип шатлыгы белән уртаклашты әнисе Гөлназ ханым.    

Лиананың әти-әнисе дә районыбызның иң җаваплы тармакларында хезмәт куючы тырыш кешеләр. Алма агачыннан ерак төшми дип, юкка гына әйтмәгәннәр халык мәкаленәдә. Әнисе –Гөлназ Фазыл кызы тумышы белән районыбызның Сармашбаш авылыннан, бүгенге көндә  кечкенә улы белән декрет ялында, ә аңа кадәр  район башкарма комитетында торак бүлү һәм исәптә тоту бүлеге әйдәп баручы белгече булып  эшләде. Ә әтисе – Ленар Гаяр улы, озак еллар эчке эшләр бүлегендә хезмәт куйды, хәзер инде игенче һөнәренә керешкән. Чирмешән  районында туган егет бүген “Агросила-Логистика” җәмгыяте комбайнеры, урак чорында кырларда көнен-төнгә ялгап эшли.  

Гамировлар күп балалы гаилә. Лиана иң өлкән бала, аннан соң әле гаиләдә 9 яшьлек Адель, 2 яшьлек Эмиль тәрбияләнә.

“Кечкенәләр дә апасыннан калышырга теләми, ул эшләгәнне кабатларга яраталар. Әле Аделебез футбол белән дә шөгыльләнә”, - дип елмая бәхетле әни балаларына карап.

фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев