Зәй кызы «Киләчәк уеннары»нда волонтер булып эшләде
Зәй кызы Яна Слюсарева «Киләчәк уеннары» нда волонтер буларак катнашты.
Яна — Зәйнең 6нчы мәктәбен тәмамлаган, бүгенге көндә Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара коммуникация институтының беренче курс студенты. Ул рус ишарәләр теле юнәлеше буенча белем ала. Кыз мәктәптә укыган елларында ук яшьләр арасында активист булуы белән аерылып тора, инглиз теле, җәмгыять белеме буенча олимпиадаларда катнаша.

-Мин "Киләчәк уеннары"на волонтерлар рекрутингы аша эләктем, узган елның июль аенда KazanVolunteers сайтында гариза бирдем, сентябрьдә интервьюга чакырдылар, ә инде декабрьдә миңа менеджерлар командасыннан уеннарга сайлап алынуымны раслау килде. 7000 кеше арасыннан 2000енә генә "Киләчәк уеннары«нда катнашу бәхете елмайды. Гыйнвар аеннан уеннар башланганчыга кадәр укулар оештырылды. Мин а экскурсияләр оештыруда катнаштым, спорт мәйданчыкларында да булыштым хәтта. Уеннардан бик якты, җылы тәэсирләр генә калды. Бу чит илләрдән дә бик күп катнашучылар килгән шундый зур масштабтагы зур чара булды. Тарихта беренче мәртәбә Россиянең спорт башкаласы — Казанда узган «Киләчәк уены» турниры волонтеры булуы белән горурланам. 2-3 мартта — уеннарның соңгы көннәрендә аны карарга рекордлы санда кеше килде. Мин волонтерлар командасына эләгә алуыма бик шатмын, чөнки бик күп көчле рухлы кешеләр белән таныштым һәм тим-лидер Анна һәм менеджер Регина ярдәмендә бик күңелле тәэсирләр, хатирәләр калды миндә, — дип сөйли Яна.

Яна, иң яхшы волонтер буларак, Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия спорт министры Олег Матыцин имзалаган Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
Фотолар Янаның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев