Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй кызы Азалия пешекчеләр бәйгесендә сыналды

Күптән түгел Казанда “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабы үтте.

Анда “Пешекче эше” компетенциясендә Зәйнең 4нче мәктәбе VIII сыйныф укучысы Азалия Шамурзаева дүртенче урын алды.

Кулинар осталык буенча чемпионатта катнашучылар гарнир белән кайнар ризык, соус, finger food кабымлыклар әзерләүдә, десерт ясауда сыналганнар. Ә Азалиягә кулинар осталык серләрен әнисе өйрәткән, ул хәзер бик яратып төрле ризыклар әзерли икән. Ул инде мондый ярышларда да еш катнашып үзен сыный.
“Һәр бәйге тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирә”, - ди Азалия.

Узган ел ул мәктәп укучылары арасындагы “Кулинар традицияләрне саклап” дигән республика бәйгесендә катнашып икенче урын яулаган иде.
Ирина Смирнова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев