Зәй кызларын “Сабантуе гүзәле-2025” бәйгесендә катнашырга чакыралар
Зәйдә «Сабантуй гүзәле» бәйгесе игълан ителде.
Анда катнашырга татар телендә иркен аралашучы, башкару осталыгы булган иҗади кызларны чакыралар.
Гаризалар 19 майга кадәр кабул ителә.
Бәйге турында тулырак мәгълүматны 2-85-15 номеры буенча шалтыратып белергә мөмкин.
Бәйге финалы бәйрәмгә кадәр, 5 июньдә «Энергетик» Мәдәният сараенда узачак.
Төп приз – 60 мең сумлык сертификат.
Исегезгә төшерәбез, «Сабантуй гүзәле» бәйгесе Зәй Сабантуенда 10 елдан артык оештырылып килә. Татар телен, йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап калу һәм популярлаштыру максатын күздә тота. Узган ел Сабантуй гүзәле титулын Аксар кызы Сәйдә Хәйретдинова яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев