Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

«Зәй кызлары» командасы шаянлыкларын күрсәтте

11-15 майда Казанда республиканың Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм халыклар туган телләрен саклау комиссиясе, шаяннар һәм тапкырлар клубы тарафыннан татар лигасы фестивале уеннары оештырылды.

«Әйдә, шаярт!» фестивалендә республиканың төрле районнарыннан 28 команда катнашты. Зәй районын биредә район мәдәният йортының «Зәй кызлары» командасы тәкъдим итте.

Анда безнекеләр «Яңа форматта Сабантуе» күренешен миниатюрада күрсәттеләр. Ул «Татарстан-Яңа Гасыр» телевидениесы аша да күрсәтеләчәк. Бәйге нәтиҗәләре болайрак, 1 урын — Саба районының «Сабалетто», 2 урын — Казан шәһәренең «Медиклар», 3 урын — Казан шәһәренең «Керәшеннәр» такымы. 

Гран-Прига  «Дилүс улы» (Татфак, Казан федераль университеты) такымы  лаек булды. 

Дилүс улы командасын исә безнең Зәй егете Дилүс Борһанов тәкъдим итте. Ул инде берничә ел рәттән «Әйдә, шаярт!» фестивалендә җиңү яулый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев