Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй кызлары йөзү спортында алдынгы

11 ноябрьдә Чистайда республиканың кече шәһәрләрендәге спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр арасында «Лидер Закамья» дип исемләнгән йөзү ярышлары үтте. Анда безнең шәһәр данын «Зәй» спорт мәктәбе спортчылары яклады.

Нәтиҗәдә Радмила Григорьева 100 метр арага брасста беренче һәм комплекслы йөзү буенча икенче урыннарны алды. Ләйлә Йосыпова 200 метр арага ирекле йөзүдә икенче булды. Динә Әхтәмова 100 метрны аркада йөзүдә өченче килде. Кызларның тренеры Рәйсә Галимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев