Зәй көрәшчесе Җәмил — Россиянең спорт остасы
Зәйнең спорт дөньясында күңелле хәбәр.
Районыбыз спортчысы төрле дәрәҗәдәге күптөрле көрәш бәйгеләре җиңүчесе Җәмил Ибраһимовка Россия Федерациясе спорт министрлыгы боерыгы белән «Россиянең спорт остасы» исеме бирелде. Бу зур дәүләт бүләге алуы белән Җәмилне чын күңелдән тәбрик итәбез!
Җәмил Ибраһимов Зәй районының Пусташит авылы егете, ул кече яшьтән милли көрәш белән чыныгып үсте. Бүген инде егет солтаны Татарстан Республикасы беренчелегенең ике тапкыр җиңүчесе, Россия беренчелеге ярышларының көмеш медаль иясе, дөньякүләм бәйге беренчелеге җиңүчесе, билбау көрәше буенча берничә мәртәбә Россия һәм Татарстан беренчелекләре призеры.
Җәмилне көрәш мәйданына алып чыгучы тренер Айрат Минһаҗев. Бу зур исемдә, әлбәттә, аның остазының да роле зур.
Фото Зәй муниципаль районы сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев