Зәй көрәшчесе Җәмил – Россия чемпионы
11-13 майда Крымның Алушта шәһәрендә билбау көрәше буенча Россия беренчелеге ярышлары үтте.
Анда бөтен илдән 15-17 яшьлек егет-кызлар катнашты. Зәй, республика данын биредә “Зәй” спорт мәктәбендә тренер Айрат Минһаҗев кул астында шөгыльләнүче Җәмил Ибраһимов яклады. Җәмил үз яшь, үлчәү категориясендә беренче урын алып Россия чемпионы булды. Алга таба көрәшче егеткә дөньякүләм ярышларда уңышлар телибез.
Фотолар спорт идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев