Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй көрәшчесе Җәмил Ибраһимов республика бәйгеләрендә җиңде

Бу ялларда районыбыз горурлыгы булган көрәшчебез Җәмил Ибраһимов бер-бер артлы ике республика күләмендәге ярышларда җиңүләр яулап сөендерде. Аның берсе Азнакайда Инсаф Солтанов истәлегенә оештырылган ярыш иде, икенчесе дөнья чемпионы, Россиянең спорт остасы Ильяс Галимов истәлегенә Әлмәттә үткәрелгән бәйге булды.

Җәмил Азнакайда узган көрәш ярышында 65 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында — беренче, Әлмәттә әлеге үлчәү категориясендә — икенче булды. Аның тренеры Айрат Минһаҗев белдерүенчә, ике көн рәттән саллы бил алыш барышында Җәмил үзенең ныклы әзерлек спортчы булуын тагын бер кат дәлилләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев