Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй концлагерь тоткыннарын искә алдылар

Бүген — 11 апрельдә Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көне билгеләп үтелә.

Зәйдә бу көн уңаенннан Җиңү бульварында Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында чара узды.

Чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова, хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге башлыгы Александр Гурьянов, «Гвардия» эзтабарлар хәрәкәте җитәкчесе Виктор Никифоров, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, «Форпост» хәрәкәте җитәкчесе Наталия Шахмаева, 4нче мәктәп укучылары катнашты.

Укучылар нацизмның ерткычлыгы, үлем лагерьларында исән калганнарның батырлыгы, Освенцим, Бухенвальд, Дахау һәм башка лагерьларда тоткыннарын азат иткән совет солдатларының батырлыгы турында тирән игътибар белән тыңладылар.

Чарада катнашучылар һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев