Зәй китапханәсендә хокукый дәрес үтте
Укучыларда хокук һәм законга хөрмәт тәрбияләү, аларның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм хокук бозуларны булдырмау өчен, 23 гыйнварда Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә 4 нче мәктәпнең 5 «Б» сыйныфы укучылары өчен «Кеше. Канун. Хакыйкать» клубы кысаларында “Һәрвакыт булсын закон» дигән хокукый дәрес уздырылды.
Анда балалар законнарның тарихи үсеше турында белделәр, видеороликлар карадылар “Ә син законнарны беләсеңме?”, “Синең хокукларың һәм бурычларың" дип аталган интерактив викторина сорауларына актив җавап бирделәр. Шулай ук алар өчен «Россия кануннары» китап күргәзмәсе дә әзерләнде.
“Укучылар закон — дәүләт хакимияте тарафыннан билгеләнә торган кагыйдә, һәм закон барысы өчен дә мәҗбүри дигән нәтиҗәгә килделәр. Законнарны белергә, хөрмәт итәргә һәм үтәргә кирәклеген төшенделәр”, - ди китапханәче Зөлфия Гыйльманова.
фотолар үзәк китапханәдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев