Зәй китапханәсендә укучыларга Батырлык дәресе үтте
9 декабрьдә илебез мөһим бәйрәм — Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә. Бу көн батырлыгы, рухи көче, намусы һәм фидакарьлеге белән үрнәк алырлык, әхлакый кешелек сыйфатлары, гражданлык җаваплылыгы һәм чын патриотизм үрнәге булган һәркемгә багышлана.
Әлеге дата алдыннан Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә «Геройлар булып тумыйлар, геройлар булалар» дип исемләнгән патриотик сәгать узды. Ул «Мәгриф» илкүләм проектының «РФ гражданнарын патриотик рухта тәрбияләү» федераль проекты кысаларында оештырылды.
Чара кысаларында укучыларны Изге Георгий Победоносец орденын гамәлгә кую белән турыдан-туры бәйле бәйрәм тарихы белән таныштырдылар. Балалар безнең халыкның гомер-гомергә үз җирләрен саклавын белделәр, рус армиясе башында торган атаклы полководецларны искә төшерделәр.
Очрашу барышында шулай ук бүгенге Россия Геройлары, кайчак үз тормышлары бәрабәренә безнең бәхетле киләчәгебез һәм баш өстендәге тыныч күк йөзе өчен көрәшүчеләр турында да сүз барды, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызны искә төшерделәр. Геройларның фотосурәтләре стендта урнаштырылган иде. Чарага район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашып инвалидлык алган Георгий Борисов һәм «Бердәм Россия» партиясенең Зәй җирле бүлеге башкарма сәркатибе Петр Тимаськов чакырылды. Балалар кунакларның чыгышын игътибар белән тыңладылар һәм конкрет мисалда чын геройларның янәшәбездә яшәвен, батырлык, Ватанга мәхәббәт үрнәге булган патриотларны күрделәр. Георгий, хәрби хәрәкәтләрнең турыдан-туры катнашучысы буларак, укучыларга махсус хәрби операция узучы зонада ниләр баруы, хәзер безнең сугышчыларның тынычлык һәм илебезнең бәйсезлеге өчен нацизмга каршы ничек көрәшүләре турында сөйләде.
«Армиядә хезмәт итүдән куркырга кирәкми. Әгәрдә җитди яралану алмасам, әле дә фронтта булыр идем», — дип ассызыклады Георгий Борисов.
Чара хәрби зонада гомерләре өзелгәннәрне бер минут тынлыкта искә алу белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев