Зәй китапханәсендә студентлар өчен чара үтте
Студентлар көне якынлашу уңаеннан 22 гыйнварда Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә политехник колледжның беренче курс студентлары катнашында әдәби-күңел ачу квизы үтте.
Чара барышында студентлар бәйрәменең тарихы белән таныштылар, интеллектуаль викторинада һәм студентлар тематикасына уеннарда катнаштылар. Конкурслар бер-бер артлы алмашынып торды — «студент билгеләре», «музыкаль имтихан», «җыр буенча башкаручыны танып бел» һәм башкалар. Барлык катнашучылар да үзләренең белемнәрен, логик фикерләүләрен һәм иҗади потенциалын күрсәтергә мөмкинлек алдылар.
фотолар китапханәдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев