Зәй китапханәсендә сәламәтлек сәгате узды
Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган “Триколор здоровья” дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрелде.
Анда шәһәрнең “Өмет” клубы һәм Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасы әгъзалары катнашты.
Бу көн үзенең иминлеге, сәламәтлеге турында кайгыртучы һәркем өчен өчен мөһим. Китапханәчеләр сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте, һәр кешенең тормышында сәламәтлекнең кыйммәте турында сөйләделәр. Сәламәт туклану һәм безнең төбәктә үскән үләннәрнең, җиләк-җимешләрнең һәм яшелчәләрнең шифалы үзлекләре, сәламәтлеккә йогынты ясый торган зарарлы гадәтләр турында сөйләштеләр. Катнашучылар сәламәтлекне һәм озын гомерне ничек сакларга, тормыш тонусын ничек күтәрергә, шулай ук сәламәтлек өчен файдалы итеп ял итәргә икәнен белделәр. Чара барышында кунаклар табышмакларга җаваплар таптылар, сәламәтлек турындагы мәкальләрне искә төшерделәр, сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре турында шигырьләр укыдылар, рәхәтләнеп зарядка ясадылар һәм конкурсларда катнаштылар.
“Биредә үк сәламәтлек темасына китап күргәзмәсе дә әзерләнгән иде. Анда тәкъдим ителгән китаплар һәм вакытлы матбугат үзләренең сәламәтлекләренә битараф булмаган һәркемгә файдалы булды”, - ди китапханәче Галина Лаврентьева.
фотолар үзәк китапханәдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев