Зәй китапханәсендә Россия геройлары турында сөйләштеләр
Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә «Россия геройлары турында» тематик әңгәмә үткәрелде.
Анда Виктор Никифоров җитәкчелегендәге "Гвардия" эзтабарлар отряды клубы әгъзалары килде. Чарада 2 нче мәктәпнең 7 «А» һәм 7 «Б» сыйныф укучылары катнашты.
"Гвардия" клубы яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү белән актив шөгыльләнә, Россия тарихына һәм аны саклаучыларның батырлыкларына зур әһәмият бирә. Виктор Михайлович очрашуны Россия тарихындагы каһарманлык, Ватан хакына күрсәткән батырлыклары турында тирән эчтәлекле хикәя белән ачып җибәрде. Ул Бөек Ватан сугышы башланган фаҗигале вакыйгалардан башлады, Ленинград блокадасын искә төшерде. Аннары эзтабарлар отряды активистлары сугыш турында шигырьләр укыдылар, барысын да шул еллар атмосферасына чумдырдылар.
“Виктор Михайлович "Гвардия" эзтабарлар клубы эшчәнлеге турында сөйләде. Балалар Волгоград өлкәсендә сугышларда һәлак булган солдатларның сөякләрен эзләү буенча авыр эш турындагы видеоны дулкынланып карадылар. Казу урыннарыннан кадрлар беркемне дә битараф калдырмады”, - ди китапханәче Венера Галимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев