Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй китапханәсендә Пушкин көннәре үтте

Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсе коллективы шәһәрнең Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында бөек рус әдибе Александр Пушкин туган көнгә багышлап балалар өчен әкияти маҗаралар оештырылды.

Чарага шәһәрнең “Теремкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, 3нче мәктәп яны лагерына йөрүчеләр килде. Алар Пушкин әкиятләрендәге геройлар белән рәхәтләнеп күңел ачты. 

“Уеннар танып-белүне дә күз уңында тотты. Әкият геройлары балаларга төрле биремнәр бирделәр. Биремнәрне дөрес  үтәгәннәр тылсымлы имән яфраклары алдылар. Балалар әдәби викторина сорауларына да актив җавап бирделәр, шагыйрьнең шигырьләрен һәм әкиятләрен искә төшерделәр, өзекләр һәм иллюстрацияләр буенча әкият геройларының исемнәрен әйттеләр. Чара балаларга Александр Пушкин иҗаты турында белемнәрен киңәйтергә генә түгел, ә аның әсәрләре аша рус теле байлыгына да керергә мөмкинлек бирде”, - ди китапханәче Светлана Трифонова.

фотолар китапханәдән.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев