Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй китапханәсендә мунча турында сөйләштеләр

Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә районның сукырлар җәмгыяте әгъзалары булганнардан төзелгән «Өмет» клубына йөрүчеләр китапханә мунчасында булдылар.

Алып баручылар катнашучыларга дөньяның төрле илләрендә мунча сәнгатенең барлыкка килүе һәм үсеше, мунча коруның үзенчәлекләре һәм мунча процедураларының кеше сәламәтлегенә йогынтысы, мунча себеркеләренең төре, аларны кайчан һәм ничек әзерләргә кирәклеге турында сөйләделәр. Чарада төп урын рус язучылары һәм шагыйрьләренең әлеге темага язылган әсәрләренә бирелде. Китапханәче хикәясендә А. С. Пушкин, Л. Н. Толстой, А. Твардовский, М. Зощенко һ. б. исемнәр яңгырады. Чара кунаклары танылган һәм яраткан фильмнардан өзекләр карадылар, мунча турында мәкальләр, әйтемнәр һәм канатлы сүзтезмәләрне искә төшерделәр.

Ахырда оттырышсыз мунча лотереясе оештырылды, ә «мунчадан соң» чәй дә эчү булды.

фотолар  үзәк китапханәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев