Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй китапханәсендә – «Мәдәни десант»

11 апрельдә Зәйдә узган Мәдәни десант” семинар-практикумы кысаларында Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә дә үзенчәлекле чара үткәрелде.

Анда Түбән Кама, Мөслим, Чирмешән, Сарман, Яңа Чишмә һәм Нурлат муниципаль районнары мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Үзәкләштерелгән китапханә системасы хезмәткәрләре шәһәребез кунаклары өчен искиткеч программа тәкъдим иттеләр. Ул китапханә каршындагы мәйданчыкта башланды. Аларны якташларыбыз язучы Рабит Батулла һәм шагыйрь Мөдәрис Әгъләмов әсәрләрендәге персонажлар каршы алды. Аннан соң семинарда катнашучыларны беренче кат фойесында  Александр Пушкин һәм Габдулла Тукай каршы алды. Аннары китапханә хезмәткәрләре һәм яшь укучылар китап гыйбадәтханәсен һәм китапханәче һөнәрен шигъри рәвештә тәкъдим иттеләр. 

Китапханә эшчәнлеге белән таныштыру  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына атап әзерләнгән аерым тема белән дәвам итте. Анда Әмир Сөләйманов һәм Гөлгенә  Гәрәева башкаруында тематик шигырьләр һәм җырлар яңгырады. «У войны не женское лицо» театральләштерелгән әдәби – музыкаль тамашасы тәкъдим ителде. 

Биредә үк Зәй рәссамы-скульптор Фазыл Шиапов күргәзмәсе дә эшләде. Бу көнне семинарда катнашучылар шулай ук «Китапханәдә беренчеләр хәрәкәте» проекты һәм укучылар өчен үткәргән мастер-класс белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев