Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй китапханәсендә кычкырып укулар көне үтте

Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә кычкырып укулар көне үтте.

Анда басма матбугат чараларындагы язмалар белән танышу булды. Күз күреме начар булучылар өчен мондый укулар аеруча яхшы. Китапханәче Зөлфия Гыйльманова укучылар игътибарына газета-журналларның яңа саннарын тәкъдим итте.

Ул сәламәтлек турында, йорт, бакча һәм яшелчә бакчаларын карау буенча файдалы киңәшләр, кызыклы кулинария рецептлары, шулай ук әдәби хикәяләр укыды. Газеталардан илдәге һәм дөньядагы, райондагы иң әһәмиятле һәм кызыклы вакыйгалар турында белделәр.

Очрашу җылы, дустанә шартларда узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев