Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй китапханәсендә кычкырып уку көне үтте

5 мартта планетаның төрле почмакларында миллионлаган кеше Бөтендөнья кычкырып уку көнен билгеләп үтте.

Традициягә әверелгән бу көн әдәбиятның, тере сүзнең һәм бергәләп укуның мөһимлеген искә төшерә.

Быел акция «Читай вслух — делись миром!» девизы астында уза.
Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре 4 нче мәктәпнең 7 А сыйныфы укучылары өчен «Ачык микрофон» акциясе үткәрделәр.

2025 ел — Ватанны саклаучылар елы, Җиңүнең 80 еллыгы, шуңа күрә кычкырып уку көненең темасы да Бөек Ватан сугышы турында шигырьләр һәм әсәрләрдән өзекләр укуга багышланды. Уку залында сугыш турындагы әсәрләрдән «В книжной памяти мгновения войны» китап күргәзмәсе ясалды.

Теләгән һәркем үзен укучы ролендә сынап карады. Анда Б.Васильевның «А зори здесь тихие», Е. Носовның «Красное вино победы» повестьларыннан өзекләр, Ю. Друнина, Э. Асадов шигырьләрен, П. Лидовның Зоя Космодемьянская турындагы «Таня» очеркын укыдылар. Кычкырып уку көне барысын да күбрәк укырга һәм укудан ләззәт алырга рухландырды.

«Балалар укуның файдасы турында сөйләштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр, анда үзләренең белемнәрен, зирәклекләрен һәм эрудицияләрен тулысынча күрсәтә алдылар. Борис Васильевның шул ук исемдәге повесте буенча төшерелгән „А зори здесь тихие“ фильмыннан өзек күрсәтелде. Кычкырып уку хәтерне үстерә һәм сүзлек запасын баета, дикцияне яхшырта һәм грамоталылык дәрәҗәсен күтәрә, укылганнарга игътибарлырак карарга өйрәтә һәм иң мөһиме — кычкырып уку безне китап яратырга өйрәтә», — ди баш китапханәче Зөлфия Гыйльманова.

фотолар үзәк китапханәдән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев