Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй китапханәсендә яшүсмерләргә гаилә кыйммәтләре турында сөйләделәр

Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә гаилә көненә багышланган кызыклы чара үтте.

Анда шәһәрнең 2нче мәктәбе VIII сыйныф укучылары, политехник колледж студентлары “Бар нәрсә дә мәхәббәттән башлана” уен программасында катнаштылар. Биредә гаилә кыйммәтләре турында дискуссия дә булды. Чарада районның ЗАГС бүлеге башлыгы Гөлфия Вәлишина да катнашып, укучыларга гаиләнең тату, озын гомерле булуы өчен кирәкле сыйфатлар турында сөйләде, кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Соңыннан викторина, музыкаль бәйгеләр оештырылды.

Фотолар үзәк китапханәдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев