Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй китапханәсендә яңа китап тәкъдир итү кичәсе булды

14 октябрьдә Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә Нина Самаринаның “Вина не доказана” дип исемләнгән яңа китабын тәкъдир итү булды.

Җылы эчтәлекле әдәбият кичәсе әлеге авторның әсәрләрен яратып укучыларда онытылмас тәэсирләр калдырды. 

Нина Самарина псевдонимы астында иҗат итүче  Наталия Гарипова китап укучыларга 20дән артык повесть авторы буларак яхшы таныш. Наталия ханым - журналист, Россия Язучылар берлеге әгъзасы, “Журналистикада исем” номинациясендә  “Бәллүр каләм”  премиясе иясе.

Очрашуда катнашучыларны иң башта китапханәче Лилия Хафизова язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. 

“Һәр  китап автордан, аның уй-фикерләреннән башлана. Аның фантазиясе безне борчылырга, уйланырга, бәхәсләшергә яки ризалашырга мәҗбүр итә. Үз хыялларын һәм идеяләрен җанландырырга сәләтле кеше белән танышу күңелле, шуңа да без Наталия Гарипованы бик теләп яңа китабын тәкъдир итү кичәсе оештырып чакырдык”, - ди Лилия Хафизова.

“Вина не доказана”  китабы – язучының ике повесте кергән дүртенче җыентыгы. Китап исемендәге повестьтә күп төрле сорауларга җавап эзләнә. Ни өчен бер гаиләдә тәрбияләнгән малайлар шулкадәр төрле булып үсә? Ни өчен берсе эчкечелеккә бирелә, ә икенчесе гомер буе шушы энесен үз җилкәсендә тарта? Ни өчен ата-ананың мәхәббәте аңа лаек булмаган кешегә эләгә?

Ә “Когда закончилось лето” повестендә исә мәхәббәт темасы күтәрелә. Анда төп сорау - әгәр хатын-кыз үзенең беренче мәхәббәтен 20 елдан соң очратса, бу очрашу аның тыныч, салмак никахын җимерерме? 

Очрашу барышында автор үз китабын язу серләре белән уртаклашты. Ул  нинди кыенлыклар кичерүен, кемнәр ярдәмгә килүен, кайдан илһам алуын, персонажлар тууның мавыктыргыч тарихлары турында бик теләп сөйләде, укучылары белән чын күңелдән аралашты. Нина Самаринаның искиткеч  әңгәмәдәш булуын барысы да күрде, яңа китап белән бик теләп җанышачакларын вәгъдә иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев