Зәй китапханәсендә һөнәри юнәлеш бирү сәгате үтте
Сөббух Рәфыйков исемендәше үзәк китапханәдә яшь буынны төрле һөнәрләр белән таныштыру максатында профориентация сәгатьләре уздыру проекты гамәлгә ашырыла.
Чираттагы шундый чарада шәһәрнең 2нче мәктәбе VIII сыйныф укучылары юлчылар белән очраштылар, әлеге һөнәр турында тулы мәгълүмат алдылар.
— 18 декабрь көнне үзәк китапханәбездә «Ровесник» клубы кысаларында 2 нче урта мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары «Татнефтедор» җәмгыятенең Зәйдәге автомобиль юллары филиалы хезмәткәрләре белән таныштылар. Әлеге очрашу кысаларында укучыларга автомобиль юллары төзелеше өлкәсендә төрле белгечлекләр һәм әзерлек юнәлешләре күрсәтелде, — ди китапханәче Лилия Хафизова.
Очрашуда коммуникация эшчәнлеге буенча белгеч А. М. Хасбиева, персоналны сайлау һәм бәяләү буенча белгеч Ю. А. Каржавина, Зәй УАД баш инженеры А. А. Спиридонов катнашты. Белгечләр үз чыгышларында билгеләп үткәнчә, юл тармагы — перспектив юнәлеш һәм соңгы вакытта илебездә юлчыларга ихтыяҗ елдан-ел артачак кына. Очрашу бик мәгълүмати булды, ә балалар үзләре юл тармагындагы эшкә зур кызыксыну күрсәттеләр һәм викторинада актив катнаштылар. «Юл» викторинасының һәр дөрес җавабы өчен кунаклар татлы бүләкләр тараттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев