Зәй китапханәсендә экскурсияләр оештырыла
Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә чираттагы кызыклы экскурсия үтте.
Бирегә кунакка республика районнарыннан “Шатлык” тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр килде.
Китапханәчеләр өлкәннәрне китапханә тарихы, бүлекләр, китап фонды, күргәзмәләр, вакытлы матбугат белән таныштырдылар. Кунаклар шулай ук «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен! " дигән профилактик акциядә дә актив катнаштылар.
“Экскурсантлар беренче тапкыр безнең китапханәдә булдылар, шуңа күрә аларның хәтерендә иң якты тәэсирләр калуын бик теләдек. Китапханәгә һәм аның хезмәткәрләренә рәхмәтләр, җылы сүзләр, уңышлар һәм сәламәтлек теләүләрнең чиге булмады”, - ди өлкән китапханәче Зөлфия Гыйльманова.
фотолар үзәк китапханәдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев