Зәй китапханәсендә Дәүләт флагы көне уңаеннан патриотик чара узды
«Мәгариф» илкүләм проектының «Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Зәй үзәк китапханәсендә Дәүләт флагы көне уңаеннан тарихи-патриотик сәгать уздырылды.
Чарада 4нче мәктәпнең VII «А» сыйныфы укучылар катнашты.
Илкүләм проект кысаларында шәһәр мәктәпләре укучылары белән тәрбия, патриотик юнәлештәге чаралар үткәрү буенча эш алып барыла.
Чара барышында укучылар илебезнең төп дәүләт символларының берсе — Россия флагының күп гасырлык тарихы белән таныштылар. Шулай ук бәйрәмнең кайчан барлыкка килүе һәм төсләрнең нәрсә символлаштыруы турында белделәр, Россия символлары турында викторина сорауларына җавап бирделәр. Электрон презентация ерак үткәнгә виртуаль сәяхәт ясарга һәм вакыт узу белән илебез флагының ничек үзгәрүен белергә ярдәм итте. Укучылар кәгазьдән Россия флагы аппликациясен ясадылар, ә китапханәче үткәргән «Россия әләме горур җилферди» дигән сораштыру балаларның флаг тарихын яхшы белүләрен раслады. Китап күргәзмәсендә Россия Федерациясенең Төп законы — Конституция һәм Россиянең дәүләт символлары турындагы китаплар тәкъдим ителде, алардан дәүләтебезнең заманча флагы барлыкка килүе турында белеп була. Россия флагы көнен бәйрәм итү кысаларында бәйрәмнең төп атрибуты — триколор тасмалар таратылды.
«Россия Федерациясе Дәүләт флагы көнен бәйрәм итү кысаларында уздырыла торган чаралар яшь буында актив гражданлык позициясе формалашуга, гражданлык җәмгыяте кыйммәтләрен үзләштерүгә, сәяси һәм хокукый культура дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итә», — дип баш китапханәче Лилия Хафизова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев