Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй китапханәсендә авиация көненә багышланган чара үтте

5 декабрьдә Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә Бөтендөнья авиация көненә багышланган «Россия канатлары» уен программасы үтте.

Чарага 2нче мәктәпнең 7 «В» сыйныфы укучыларын чакырдылар. Китапханәче бәйрәмнең тарихы һәм илебездә авиация үсеше турында сөйләде. Балалар «Россия авиациясе тарихы», «Рус авиациясе атасы — Жуковский» һәм «Экипаж тормышыннан бер көн» видеороликларын карадылар. Аннары алар «Своя игра» мавыктыргыч интеллектуаль викторинасында катнаштылар. Балалар авиация дөньясына чумдылар: илебезнең легендар конструкторлары Туполев, Ильюшин һәм Сухойны, шулай ук аларның илне данга күмгән самолетларын  искә алдылар. Самолетлар төзелеше һәм күк йөзен үзләштерү тарихы турындагы катлаулы сорауларга җавап биреп, алар авиа-квизны бик шәп башкардылар. Иҗади конкурс кысаларында балалар кәгазь самолетлар модельләрен ясадылар һәм үзләрен авиация инженерлары һәм бортпроводниклар ролендә сынап карадылар. Чарага авиация,  конструкторлар һәм очучылар турында китап күргәзмәсе әзерләнде. Чара күңелле һәм истә калырлык булды.

фотолар үзәк китапханәдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев