Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй китапханәсендә әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучы балалар өчен Яңа ел кичәсе узды

27 декабрьдә Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен «Бәйрәм алды чуалышы яки Яңа ел белән» дип аталган кичә оештырылды.

Чарада район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин катнашып, балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

Әкият геройлары белән бергә балалар могҗизалар дөньясына чумдылар, Кикимора һәм Убырлы карчык Кыш бабайның Яңа ел капчыгын урларга тырыштылар, әмма кечкенә Дракоша аларны хәйләкәрләп, яхшылык явызлыкны җиңде. Биюләр, күңелле конкурслар оештырылды. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызына шигырьләр сөйләделәр һәм бүләк алдылар. Чара ахырында һәркемгә татлы бүләкләр таратылды. Яңа ел тылсымы балаларга яхшы эмоцияләр, күтәренке кәеф бүләк итте.

Фотолар үзәк китапханәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев