Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй китапханәсендә — арт-экскурсия

12 декабрь көнне Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә «Шатлык» тернәкләндерү үзәгендә саулыкларын ныгытучылар өчен «Китапханә буйлап » дип исемләнгән арт-экскурсия оештырылды.

Үзәк китапханә хәзер үзенчәлекле эшләр күргәзмәләренә аеруча бай. Биредә Яңа елга әзерлек актив алып барыла: кызыклы яңа ел күргәзмәләре, фотозоналар, оригиналь китап чыршылары бизәлә. 

Китапханәдә Зәй осталарының экспозицияләре күп: Людмила Захарова ясаган кашпо һәм ротанг кәрзиннәр күргәзмәсе, Ләйсән Гайсинаның сабыннан ясалган чәчәк композицияләре шундыйлардан. 

Экскурсиягә килүчеләр «Исәнме, сәнгать!» баш астындагы, рәссам Елена Курносованың иҗат остаханәсе мастер-классларында катнашучылар эшләренә дә сокландылар. Шулай ук Зәй сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең картиналар күргәзмәсе дә тирән хисләр уятты. Үз карамагындагыларның эшләре турында балалар мәктәбе директоры Эльмира Вдовина сөйләде. 

«Арт-экскурсия кунакларга бик ошады», — ди китапханәче Зөлфия Гыйльманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев