Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй китапханәсендә актив пенсионерлар Хәбир Иштирәков белән очрашты

12 мартта Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә Татарстан Республикасы Ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков белән очрашу булды.

Бусагадан ук  кунакларны “Өмет клубы" активистлары каршы алды. 2010 елдан әлеге  клуб «Барс» спорт мәктәбе каршында тренер Гөлназ  Абдуллина җитәкчелегендә эшли. Шулай ук Лидия Нестягина җитәкчелегендәге «Заиночка» хезмәт ветераннары хореография ансамбле “Бабушки Заюшки” биюен башкарып сокландырдылар.  Фойеда юбиляр шагыйрьләр Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилгә багышланган күргәзмә оештырылган иде, анда да кунакларга актив пенсионерлар шигырьләр укыды.  


 

Аннары кунаклар «Хатын-кыз күзләре белән дөнья» картиналар күргәзмәсен карадылар. Биредә балалар сәнгать мәктәбе укучылары эшләре, районыбыз рәссамнары Фазыл Шиапов һәм Виктория Яровицина картиналары урын алган иде.  Фазыл Шиапов шушында ук кунакларның йөзләрен кәгазьгә төшереп дусларча шаржлар да ясады.
 

Сәнгать секторында пенсионерлар шахмат уйнадылар. Ахырда кунаклар «Печән базары» өзекләренең театральләштерелгән тамашасын күреп, Тукай шигърияте дөньясына чумдылар.

Күп кенә чараларда катнашучы, актив укучы  Сергей Амельченко Тукайның «Үз юлым белән барам» дигән шигъри юлларын укыды, залга тирән мәгънә салды, Радмир Бусов «Апрель» шигырен сөйләде, ә Лилия Әхмәтҗанова залга «Милли моңнар» шигырен бүләк итте.

Хәбир Иштирәков очрашудан матур хисләр алуын белдерде, пенсионерларның актив яшәеш алып баруын мактады, алга таба да шулай дәвам итсен, диде.

фотолар: китапханәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев