Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй китапханәсендә әдәби һәм патриотик сәгать узды

Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында күп төрле чаралар үтә. Бу көннәрдә китапханәдә Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләре Россия Федерациясе белән берләшү көне уңаеннан шәһәрнең 4нче мәктәбе 5Б сыйныф укучылары белән “Бердәмлектә дус яшик” дип аталган әдәби һәм патриотик сәгать үтте.

Китапханәчеләр укучыларга берләшү алдыннан булган вакыйгалар турында сөйләделәр. Укучылар истәлекле дата  тарихын белделәр, нацизмга һәм фашизмга каршы торучы тематик видеолар карадылар, «Бер ил, бер гаилә, бер Россия!» дигән китап һәм иллюстрация күргәзмәсе янында  Донбас кешеләре өчен бу вакыйганың мөһимлеге турында сөйләштеләр. Күргәзмәдә күрсәтелгән китаплар һәм документлар укучыларга махсус хәрби операциянең килеп чыгышын һәм сәбәпләрен тасвирлады. Балалар бу мөһим тарихи вакыйга турында сөйләшүдә актив катнаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр һәм якташларыбызның – махсус хәрби операция солдатларының батырлыкларын горурланып сөйләделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев