Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй китапханәчесе җитәкчелегендәге иҗат эше халыкара бәйгедә җиңү яулады

Бу көннәрдә Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсенә Түбән Новгород өлкәсе Бор шәһәреннән шатлыклы хәбәр килеп иреште.

Биредә “Я творю мир” дип исемләнгән балалар авторлык мультипликациясе VI Халыкара фестивале суперфиналы үтте. Анда үзәк китапханәнең балалар бүлеге баш китапханәчесе Чулпан Шәйхиева җитәкчелегендә балалар иҗат төркеме әзерләгән үзенчәлекле мультфильм “Мой дом” номинациясендә беренче урын алды.
Әлеге фестиваль инде 2018 елдан үткәрелә икән. Ә быел “Я творю мир” Халыкара фестиваленә якын чит илләрдән, Россиянең 46 төбәгеннән 587 мультфильм тәкъдим ителгән. Шулар арасыннан финалга 213 эш чыккан. Ә инде иң-иңнәр арасында безнең үзәк китапханә иҗат эше мәртәбәле жюри тарафыннан югары бәяләнгән. Алга таба да Чулпан Шәйхиевага һәм аның җитәкчелегендә эшләүче балалар иҗат төркеменә уңышлар телибез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев